14 декабрьдән гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары башлана

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
14 декабрьдән гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының регионара чемпионатының зона этаплары башлана.
Зона этапларында катнашу өчен 71 гомуми белем бирү оешмаларыннан 98 команда теркәлгән. Зона ярышлары Алексеевск, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Әлмәт районнарында, Казан шәһәрендә узачак һәм 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зона этапларын үткәрүнең графигы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International