«Татарстанның ел укытучысы - 2026»: конкурста җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре атадылар

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Казанда бүген «Россия ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар. Конкурс берничә этапта узды: мәктәп, муниципаль, зональ, төбәк һәм йомгаклау.

Татарстанда 1,8 меңнән артык педагог мәктәп этабында катнашты, 900 дән артык - муниципаль һәм 92 кеше - зона этабында.

Конкурста катнашучыларның уртача яше “Ел укытучысы” номинациясендә - 37 яшь, “Педагогик дебют” номинациясендә- 25 яшь.

Татарстанда “Россия ел укытучысы - 2026” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче булып 26 яшьлек Илья Тарасов танылды. Нәкъ менә ул республиканы федераль этапта тәкъдим итәчәк һәм Россиянең иң яхшы укытучысы исеме өчен көрәшәчәк.

Тарасов Казанның Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул бәйгенең шәһәр этабында җиңү яулап «Казан ел укытучысы - 2026» исемен алды иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International