Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала. Кампания 30 июньгә кадәр билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучылар өчен дәвам итәчәк. Әгәр сез үз балагыз өчен башка районда уку йорты сайласагыз, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.
Уку йортлары һәм аларга беркетелгән адреслар исемлеге район яки шәһәр администрациясе тарафыннан формалаштырыла һәм җирле актта языла, аннары ул мәктәпләрнең рәсми битләрендә агымдагы елның 15 мартыннан да соңга калмыйча интернетта урнаштырыла.
1 апрельдән "кайнар линия" эшләячәк. Беренче сыйныфка балалар керүнең барлык мәсьәләләре буенча сорауларны 9:00 дән 18:00 гә кадәр, 8(843) 237 75 05 телефоны буенча шалтыратып бирергә мөмкин.