Быел документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.
Татарстан мәктәпләрендә 1 апрельдән беренче сыйныфка балаларны алу кампаниясе башлана. Ул ике этапта узачак. Белем бирү оешмасына кабул итү өчен нинди документлар кирәк, аларны нинди ысул белән бирү, укырга кергәндә кемнең өстенлеге бар һәм мигрантлар балаларын ничек кабул итәчәкләр?
Мәктәпкә документлар кабул итү сроклары ике этапка бүленгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда документлар сайланган мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләрдән, шулай ук өстенлекле укырга хокукы булганнардан кабул ителәчәк.
Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Бу чорда мәктәпне башка районда - яшәү урыны буенча түгел, сайлаган татарстанлылардан кабул ителәчәк.
Конкрет йортның кайсы мәктәпкә беркетелгән булуын мәгариф учреждениесенең рәсми сайтыннан карап белергә мөмкин.
Гаризаның формасын да мәктәп сайтында табарга мөмкин. Ата-аналар гаризасында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, шулай ук укыту һәм туган телне өйрәнү өчен тел сайлауны күрсәтергә кирәк.
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны алу өчен психологик-медицина-педагогик комиссия карары кирәк.
1 апрельдән беренче сыйныфка керү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. 9 дан 18 сәгатькә кадәр (843) 237-75-05 телефоны буенча шалтыратырга була.