Татарстанның 100 мәктәбендә һәм 35 көллиятендә ЯИ белән эшләргә өйрәнә башлаячаклар

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанның 100 мәктәбендә укучыларны ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтү түгәрәкләре ачылачак. Программаларны 35 көллияттә эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

Бүген ясалма интеллект бөтен дөньяда икътисад үсеше драйверы, дип ассызыклады цифрлы үсеш министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International