Тиздән барлык Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

20 апрельдән 20 майга кадәр илебез  мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак. Һәр мәктәп аларны үз графигы буенча күрсәтелгән чор кысаларында алып барачак.

ВПРда 4-8 һәм 10 сыйныф укучылары катнаша. 4 нче сыйныф укучылары өч ВПР үти: рус теле, математика һәм түбәндәге фәннәрнең берсе: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, чит тел (инглиз, немец, француз) теле. Һәр ВПРның дәвамлылыгы - 45 минут.

5-8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары дүрт ВПР башкарачак. Аларның икесе - рус теле һәм математикадан - барысы өчен дә мәҗбүри, калган икесе - федераль оештыручы тарафыннан  билгеләнә.  Мәктәпләргә 5-8 сыйныфларда кайбер фәннәр буенча ВПР үткәрү форматын сайлау мөмкинлеге бирелә: кәгазьдә яки компьютер ярдәмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International