Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе 2009 елның 26 маеннан башлана. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте брифингында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм абитуриентлар белергә тиешле даталарны билгеләп үтте.
Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә барлык укыту фәннәреннән дә Х, Х1 (Х11) сыйныф укыту планы буенча еллык билгеләре канәгатьләнерлек билгесеннән түбән булмаган чыгарылыш сыйныфы укучылары кертелә.
1 февральгә кадәр югары уку йортлары укырга кабул итү тәртипләрен, шул исәптән һәр юнәлеш (белгечлек) буенча әзерләнү өчен сынап карау юлларын игълан итәчәк (бу узган елгыга караганда иртәрәк).
Апрель-май аенда БДИ тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучылары һәм югары (махсус) уку йортларына керүчеләр гаризалар тапшыралар. БДИ теркәү 1 мартка кадәр үткәрелә.
Л.Ногманова әйтүе буенча, яңалыкларның берсе – БДИ вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге бирү. Узган елда имтиханнарны вакытыннан алда традицион формада гына биреп була иде. 21 - 29 апрельгә кадәр Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучылары уза алалар:
Арадаш аттестацияне һәм вакытыннан алда имтиханга кертүне мәктәп үзе хәл итә.
26 майдан 19 июньгә кадәр БДИ чыгарылыш сыйныф укучылары һәм абитуриентлар өчен үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссисе (ДИК)тарафыннан БДИ кичерелми торган сәбәпләр аркасында (авыру, якын туганы үлү һәм башка төрле тормыш хәлләре) тапшыра алмаган, чит илләрдә гомуми (тулы) урта белем алган, узган уку елында рус теле яки математика фәннәреннән бер канәгатьләнерлек түгел билгесе алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең өстәмә вакыты билгеләнә.
11, 16, 19 июньдә (якынча) һәм 7 - 17 июльдә БДИ кичерелми торган сәбәпләр аркасында тапшыра алмаган һәм рус теле яки математикадан канәгатьләнерлек түгел билгесе алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уздырыла.
20 июньнән 30 июньгә кадәр мәктәпләр аттестатлар һәм БДИ нәтиҗәләре таныклыклары тапшыралар.
20 июньнән 25 июльгә кадәр абитуриентлардан документлар кабул ителә.
5 июльгә кадәр генә БДИ нәтиҗәләре булмаган абитуриентлардан гаризалар алына.
7-17 июльдә имтиханнар БДИ нәтиҗәләре булмаган абитуриентлар өчен үткәрелә.