14 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында укытучылар, информатика укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен ясалма фәһем өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы презентациясе узды. Программа «Татарстан Республикасында 2026–2030 елларга ясалма фәһем технологияләрен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты, «Иннополис университеты» һәм «21 нче мәктәп» белән берлектә эшләнгән.
Программаларның күләме 72 академик сәгать тәшкил итә. Укыту программасы буенча республиканың 600 педагогик хезмәткәре белем алачак.