Татарстан укучылары - математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призёрлары

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

14-20 апрель көннәрендә Мәскәүдә мәктәп укучыларының математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан һәм Чаллы укучылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның уңышы — талант билгесе генә түгел, ә тырыш хезмәт һәм математикага булган чын мәхәббәт нәтиҗәсе дә. Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы (ВсОШ) «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Җиңүчеләр: Главатских Максим - Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе укучысы, Терёхин Андрей -Казанның 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәе укучысы, Назыйров Сергей- Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International