2026 елгы М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә конкурс башлануы игълан ителде

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру буенча гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.

Әлеге бүләккә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре тәкъдим ителә ала. Премия уку процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткән, шулай ук дидактик  һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә мөһим фәнни-методик һәм гамәли казанышлары булган затларга бирелә.

Материаллар  2026 елның 1 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт, 213 нче кабинет. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 222-79-57, +7 (843) 222-79-55, +7 (843) 222-79-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International