«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсы башланып китте

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланып китте. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Ярышны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы уздыра.

Беренче этапта катнашучылар онлайн-форматта «Профессиональ тестлаштыру» сынавын узарга тиеш. Директорларга хезмәт кануннарын белүләрен күрсәтергә, дәүләт сәясәте өлкәсендәге сорауларга җавап бирергә, уку процессының сыйфатын бәяләүнең эчке системасын формалаштыру, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучы төрле категорияләр белән хезмәттәшлек итү һ.б. күнекмәләрне күрсәтергә кирәк.

Тарихта беренче тапкыр финалистларны Себер федераль округы кабул итәчәк. Нәкъ менә Иркутск шәһәрендә «Россиянең ел директоры — 2025» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Максим Астраханцев эшли.

Финалистларның исемнәре 6 июльгә кадәр билгеле булачак. Җиңүчене 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International