Казанда «Ход пластиком» экологик акциясенә йомгак ясалды. Анда Казанның 10 мәктәбеннән 12,6 меңнән артык укучы катнашты. Мәктәп балалары бергәләп 4,5 тоннадан артык пластик җыйдылар: 2,1 тоннадан артык шешә һәм 2,5 тоннадан артык капкач.
Проект 23 мартта башланды — ай дәвамында укучылар кабат эшкәртү өчен мәктәпләргә пластик алып килделәр. Бу вакыт эчендә барлыгы 117,4 меңнән артык шешә һәм 1,2 млн капкач җыелган.Акциянең лидеры булып 94 нче гимназия танылды, алар 1,5 тоннадан артык икенчел чимал җыйганнар. Икенче урынны 153 нче мәктәп (якынча 1,4 тонна), өченче урынны 122 нче гимназия (600 кг тирәсе) алды.
Проект СИБУР компаниясе белән партнерлыкта Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе тарафыннан тормышка ашырыла.