Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулу уңаеннан, 2026 елның 27 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда КФУ көллияте студентларының уникаль иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Шүрәле, Су анасы, туган як моңнары һәм тирән фәлсәфи уйланулар — болар барысы да булачак профессионалларның эшләрендә яңа тормыш алды. Көллият укучылары Тукайның тарих кына түгел, ә бүгенге көндә иҗат итүчеләр өчен җанлы илһам чыганагы булуын күрсәтергә тырыштылар.
Күргәзмә 12 майга кадәр дәвам итәчәк.
Балачактан таныш образлар белән Г. Тукай әдәби музеенда (Казан шәһәре, Тукай урамы, 74 нче йорт) танышырга була.