Уенны оештыручы — ЯЧДПУның «Җиңү варислары» («Наследники Победы») хәрби-тарихи түгәрәге.Уен тарихи дөреслекне саклаучы, Ватаныбыз геройларының батырлыгын хөрмәт итүче мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерде. Аларның 170тән артыгы — Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы мәктәпләренең 9–11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары.
Әлеге чара 2020 елдан бирле Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ел саен үткәрелә һәм яшьләргә илебезнең героик үткәне белән танышырга ярдәм итә.