Казанның 125 нче гимназиясе фасадында әлеге мәктәпне тәмамлаган СВО герое, подполковник Михаил Ермолинга багышланган мурал пәйда булды. Сурәтне ясау инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.
Михаил Ермолин Кара диңгез флоты офицеры, ул яр буе оборонасының 126 нчы аерым гвардия бригадасы реактив артиллерия дивизионы белән җитәкчелек иткән. 2022 елның мартында, Россия хәрбиләренең бер өлеше камалышта калгач, ул «Урал» машинасында, көчле ут астында үзенең хезмәттәшләре янына үтеп кергән һәм 35 хәрбине коткарган, яралыларны эвакуацияләгән һәм сугыш кирәк-яраклары илткән. Икенче көнне, хезмәттәшләрен коткару буенча чираттагы бурычын үтәгәндә һәлак була.
Үлгәннән соң ул Батырлык ордены (Орден Мужества) белән бүләкләнә. 2 мартта, герой һәлак булган көнне, «Бердәм Россия» партиясе, «Яшь Гвардия» һәм депутатлар корпусы инициативасы белән гимназиядә «Герой партасы» ачылды. Чарада һәлак булган геройның әнисе һәм апасы — Алина һәм Елена Ермолиналар катнашты.
Муралның эскизы Михаилның туганнары һәм мәктәп җитәкчелеге белән берлектә килештерелгән. Бүген Илья Вольфсон, Татарстан Дәүләт Советындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова һәм геройның апасы Елена Ермолина әзер эшне кабул итеп алыр өчен гимназиягә килделәр.
Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Бердәм Россия»нең 23 федераль проекты, шул исәптән «Яңа мәктәп» программасы тормышка ашырыла. Аның сүзләренчә, әлеге юнәлеш кысаларында инде мөһим вакыйгаларга һәм геройларга багышланган 25 мурал ачылган.