«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучылар йомгаклау (көндезге) этабына юл алачак. Бу этап 2025 елгы конкурс җиңүчесе Тамара Котова эшләгән Камчатка краенда узачак. Укытучылар конкурс кысаларында дәресләр һәм ата-аналар өчен шөгыльләр үткәрәчәк, төбәкнең мәгариф системасы белән танышачак һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
Йомгаклау сынаулары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәйданчыкларында үтәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 1 октябрьдә Кремльдә игълан ителәчәк.