«Киләчәк формуласы» Бөтенроссия олимпиадасына старт бирелде. Анда 9–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Оештыручылар — Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россиянең «Белем» (Знание) җәмгыяте һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.
Олимпиада алты юнәлеш буенча уздырыла: «Сәүдә-икътисад профиле», «Программалаштыру», «Химия», «Физика», «BIM-проектлау» һәм «Пилотсыз очу аппаратлары» (БПЛА).
Муниципаль этап 27 апрельдән 8 майга кадәр дистанцион форматта уза. Ул теоретик белемнәрне, аналитик фикерләүне һәм аларны гамәли биремнәрне чишүдә куллана белүне тикшерүгә юнәлтелгән биремнәрне үз эченә ала.
Сайтта төркемне сайларга, теркәлү узарга һәм биремнәрне үти башларга мөмкин.