29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Фән һәм технологияләр ун еллыгына багышланган иҗади проектларны тормышка ашыру буенча «Фән сәгатьләре проекты» республика семинары узды.
Чара катнаш форматта оештырылды. Семинарда Бөгелмә, Арча, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч һәм Ютазы районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасы укытучысы, муниципаль мәгариф бүлекләре һәм идарәләре белгечләре һәм методистлары катнашты.
Семинарның төп максаты:
• педагогларның һөнәри осталыгын арттыру;
• заманча белем бирү технологияләрен үзләштерү;
• Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль мәсьәләләрне тикшерү.
#МәктәпкәчәБелемБирүЕлы#МБЕТатарстан