ИТ-вузның югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәге 6–11 сыйныф укучылары өчен программалаштыру һәм физика буенча белем бирүче онлайн-чаралар сериясе уздырачак.
Катнашучылар кодтгыа хаталарны эзләргә, Питонда (Python) видеоуеннар һәм анимация ясарга, шулай ук мәсьәләләр чишкәндә молекуляр-кинетик теорияне һәм термодинамиканы кулланырга өйрәнәчәкләр. Спикерлар сыйфатында программалаштыру буенча инструкторлар һәм Иннополис университеты хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Урыннар саны чикле.