28–29 апрельдә 8–9 сыйныф укучылары арасында «Кулинарный школьный марафон» конкурсының ярымфиналы тәмамланды.
Ярышлар «Аш-су остасы» һәм «Официант» белгечлекләре буенча узды. Чараны халыкарасервис көллияте Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе (АРИО) белән берлектә оештырды. Проект «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты ярдәмендә узды.
Конкурста шәһәрнең 14 мәктәбеннән 60 укучы катнашты.
Ярымфиналда түбәндәге уку йортлары командалары җиңүче булды:
«Аш-су остасы» һөнәре буенча:
1 урын — 32 нче мәктәп
2 урын — 71 нче мәктәп
3 урын — 146 нчы лицей
«Официант» һөнәре буенча:
1 урын — 33 нче гимназия
2 урын — 71 нче мәктәп
3 урын — 146 нчы лицей
Финал 2026 елның маенда ЦУМдагы АРИО мәйданчыгында булачак.