«Берсут» лагерендә «Медиа-лаборатория» республика профильле сменасы узды

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрельдән 26 апрельгә кадәр Мамадыш муниципаль районының «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Медиа-лаборатория» республика профильле сменасы үтте. Чараны оештыручы — «Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе.

Атна дәвамында Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь журналистлар, блогерлар, операторлар һәм режиссерлар интенсив белем алды. Программа «гадидән катлаулыга» принцибы буенча төзелде: катнашучылар телефонга төшерүдән башлап, үз медиафестивальләрен оештыруга һәм уздыруга кадәр юлны үзләштерде.

7 көн эчендә «Берсут» лагере чын мәгънәсендә тәүлек буе эшли торган редакциягә әверелде. Смена йомгаклары буенча катнашучылар теоретик белемнәр генә түгел, ә практик күнекмәләр дә алдылар, портфолиоларын әзер эшләр белән баеттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International