29 апрельдә «Порт» яшьләр үзәгендә (Яшел Үзән шәһәре) «Мөмкинлекләр фестивале»н тантаналы ачу чарасы узды.
Әлеге чара эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында инклюзив мохит булдыруга юнәлтелгән. Ул физик мөмкинлекләре чикле һәм инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» бөтенроссия чемпионаты кысаларында уза.
Фестивальнең игътибар үзәгендә — сәламәтлекләрендә җитди тайпылышлар булган талантлы катнашучылар. Чараның атмосферасы оптимизм, иҗат һәм үзара ярдәм белән сугарылган иде. Катнашучылар, тиешле ярдәм һәм мотивация булганда, һөнәри осталык һәркемгә ачык булуын раслап, үз осталыкларын күрсәтәләр.