Бүген Иннополиста «ИнноХаб: образование, которое меняет» республика форумы узды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Иннополис» лицее базасында оештырды. Мәйданчыкта республиканың 40 тан артык муниципаль берәмлегеннән 200 дән артык укытучы җыелды.
Форумда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин, Иннополис мэры Илдар Хөҗҗәтов, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге рәисе урынбасары Руслан Нуриев, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хайсинов, шулай ук IT-компанияләр һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Модератор булып «Иннополис» лицее директоры, ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Арман Костанян чыгыш ясады.