КФУның Геология һәм нефтегаз технологияләре институтының парник газларын утильләштерү һәм саклау гидрат технологияләре яшьләр лабораториясе галимнәре аминокислоталар һәм глюкон кислотасы нигезендә гидрат ясалуның биопромоторларын эшләп чыгардылар.
Табигый газны газ гидратлары рәвешендә саклау һәм ташу өстенлекләре, шулай ук КФУда тышкы кыяфәте белән бозга охшаган бу каты кристаллик кушылмаларның яңа «үсеш стимуляторы» турында ИГиНГТның парник газларын утильләштерү һәм саклау гидрат технологияләре фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре Шамиль Гайнуллин сөйләде.
Икътисади файда: ул үткәргеч торбалар төзү яки сыекландырылган табигый газ (СПГ) белән эшләү икътисади яктан отышсыз булган җирләрдә кулланыла ала.
Лаборатория вәкилләре инде берничә ел әлеге технологиянең нәтиҗәлелеген арттыру өстендә эшли. Гидрат ясалу процессын тизләтү өчен төрле промоторлар кулланыла (ешрак өслек-актив матдәләр — ПАВ), әмма аларның кайбер җитешсез яклары да бар.