Башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүнең федераль мәгариф программаларына кагылышлы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының берничә приказына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан приказ проекты эшләнгән.
Документ норматив хокукый актлар проектларының Федераль порталында басылып чыккан. Приказ проекты Россия Федерациясе халыклары телләрен туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләре буларак укытуны, шулай ук Россия халыклары әдәбиятын өйрәнүне методик яктан тәэмин итү максатыннан әзерләнгән.
Документ нигезендә, 22 тел буенча федераль эш программалары кертелә. Шулай ук 14 республиканың дәүләт теле буенча да эш программалары каралган, аларның кайберләре — адыгей, балкар, кабарда, калмык, тыва, удмурт, хакас һәм чечен телләре — беренче тапкыр кертелә.
Моннан тыш, урта мәктәп өчен федераль мәгариф программасына «Чит тел» уку предметының эш программасы өлешендә үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Приказ проекты белән «Җәмгыять белеме» предметы буенча да эш программаларын яңарту планлаштырыла.