Конкурс традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә таянып, мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен үзебезнең оригиналь уеннар һәм уенчыклар әзерләүне һәм җитештерүне стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Конкурста катнашырга Россия Федерациясенең 14 яшьтән узган гражданнары, авторлар коллективлары, шулай ук юридик затлар чакырыла.
Тәкъдим ителгән тематик юнәлешләр (бер яки берничә):
Гаилә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр;
Технологик алгарыш;
Россия тарихы һәм мәдәнияте;
XXI гасыр геройлары;
Россия халыкларының бердәмлеге.
Конкурс турында өстәмә материаллар белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин: https://disk.360.yandex.ru/d/LztVJme_BjhoxA