Казанда 2025–2026 ел сезонының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары спорт клублары финал ярышларына йомгак ясалды

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Апрельдә Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнарындагы балалар бакчалары чын спорт аренасына әверелде.

Биредә Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары спорт клубларының финал ярышлары узды. 63 балалар бакчасыннан 200 дән артык тәрбияләнүче сигез спорт дисциплинасы буенча көч сынашты.

Ярышларның максаты — үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, балаларны системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Финал ярышларын уздыру өчен үз мәйданчыкларын биргән 88 нче, 123 нче, 311 нче, 378 нче, 87 нче, 192 нче балалар бакчаларына, шулай ук яшь чемпионнарны әзерләгән өчен тәрбиячеләргә һәм физик тәрбия инструкторларына рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International