Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2026 елның 1 мае, җомга

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Кадерле укытучылар, остазлар, сезгә иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Сез балаларга үз сәләтләрен ачарга, һөнәр сайларга ярдәм итәсез, үз үрнәгегез белән юл күрсәтәсез һәм илһамландырасыз.

Бүген укучылар хезмәт дәресләрендә практик күнекмәләрне актив үзләштерәләр, предприятиеләрдә заманча һөнәрләр белән танышалар, көллиятләрдә үз юлларын табалар. Мәктәпләрдә балалар кул эшләренә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр.

Бу язгы көндә сезгә энергия, һөнәри уңышлар һәм яңа ачышлар телим!


 

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International