29 апрельдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге аерым предметларны тирәтен өйрәнүче 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Уильям Шекспир иҗатына багышланган «Вечный язык — Eternal Language» республика лингвистика конкурсы алтынчы тапкыр үткәрелде. Быел Конкурста 340 укучы катнашты.
Конкурс 5–10 сыйныф укучыларын яшьләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру аша дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга җәлеп итү, шулай ук чит тел белеме сыйфатын күтәрү, укучыларның чит тел коммуникатив компетенцияләрен үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.