Россия Мәгариф министрлыгы өлкән сыйныфлар өчен федераль эш программаларын һәм дәреслекләрне әзерләүне тәңгәлләштерә

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы урта гомуми белем бирү дәрәҗәсе өчен федераль эш программалары проектларын һәм дәреслекләрне әзерләүне берләштерергә (синхронизацияләргә) планлаштыра. Бу мәсьәләгә багышланган эшлекле киңәшмәне 30 апрельдә Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова уздырды.

Чарада В.С. Леднев исемендәге Укыту эчтәлеге һәм методлары институты, Россия фәннәр академиясе, Мәскәү физика-техника институты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт педагогика университеты, шулай ук Мәскәү дәүләт лингвистика университеты, Рус география җәмгыяте һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчеләре һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International