Төбәк этабының 7 меңгә якын җиңүчесе «Профессионаллар» хәрәкәтенең йомгаклау (төбәкара) этабында катнашты

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясенең 32 субъекты мәйданчыкларында «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы тәмамланды. Анда илебезнең барлык 89 төбәгеннән төбәк этабында җиңү яулаган 7 меңгә якын кеше катнашты.

«Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабы ярышлары 280 компетенция буенча узды — бу узган ел белән чагыштырганда 26га күбрәк. Мәйданчыклар арасында белем бирү оешмалары, Калуга һәм Түбән Новгород шәһәрләрендәге федераль һөнәри белем бирү технопарклары бар. Шулай ук ярыш мәйданчыклары сыйфатында 20 партнер-предприятие катнаша.

2026 елда «Профессионаллар» хәрәкәте чараларын уздыруга 10 меңнән артык компания кушылды. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча алар конкурсантларга 50 меңнән артык стажировка һәм вакансия тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International