Мәктәп музейларына ярдәм итү һәм аларны үстерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучылар мәктәп музейларын үстерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук музей педагогикасындагы заманча алымнар турында фикер алыштылар. Диалогка илнең барлык төбәкләреннән 89 координатор кушылды. Чараны оештыручы — Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.
Бүген безнең илдә 30 меңнән артык мәктәп музейлары оештырылган, шуларның 19 меңе махсус хәрби операция вакыйгаларына һәм геройларына багышланган. Мәгариф оешмаларының музей киңлекләре базасында сигез федераль инновацион мәйданчык эшли.
Чарада шулай ук «Балачак, гаилә һәм тәрбия институты», Музей педагогика үзәге, «Знание» Россия җәмгыяте, «Беренче хәрәкәте», «Юнармия» хәрәкәте вәкилләре катнашты.