2026/27 уку елыннан илебезнең барлык мәктәпләрендә 5–7 нче сыйныф программаларына «Россиянең рухи-әхлакый культурасы» (РРӘК-ДНКР) дигән яңа уку предметы кертеләчәк. Ул РФ Президенты кушуы буенча эшләнгән һәм балаларда яки үсмерләрдә традицион кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыруга юнәлтелгән.
РРӘК предметы 2026/27 уку елының икенче яртыеллыгыннан 5 нче сыйныфларда (17 сәгать), ә 2027/28 уку елыннан 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда (34 әр сәгать) өйрәнеләчәк.
«Россиянең рухи-әхлакый культурасы» (ДНКР)предметын укыту өчен мәктәпләр тиешле уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә РРӘКны укыту буенча методик хатлар юллады. Хәзерге вакытта методик материаллар әзерләнә. Шул ук вакытта яңа уку предметы буенча бердәм дәреслекләр сызыгын булдыру эше дәвам итә.Моннан тыш, укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрү планлаштырылган.