Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы М. 3. Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе А. Х. Шәмсетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. Р. Гыйләҗев, мәгариф идарәсе начальнигы З. С. Гыйләҗева, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, шулай ук ветераннар катнашты.

Коллектив белән 2006 елдан алып Эльвира Мисбахетдиновна җитәкчелек итә. Аның һөнәри осталыгы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе аркасында учреждение тәрбиянең иң яхшы традицияләрен саклап кына калмый, кыю рәвештә заманча белем бирү алымнарын кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International