Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы бу мәктәпне тәмамлаган укучылар — Морозов Сергей Михайлович, Григорьев Николай Васильевич һәм Григорьев Николай Семеновичка багышланган «Герой партасы» ачылды.
Тантанада Монаш авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов, мәктәп директоры Эльвира Савельева, геройларның туганнары, авылдашлары, укытучылар һәм укучылар катнашты.