8 майда, Җиңү көне алдыннан Казанның яшүсмерләр клубларында мастер-класслар сериясе оештырылачак. Яшь шәһәрлеләр шәм, истәлекле значок, тасмалардан брошь, авторлык картинасы ясый, значок бизи, автоматны сүтеп-җыюда һәм башка бик күп чараларда катнаша алачак.
Мәсәлән, 12:00 сәгатьтә «Кояш нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) балавыздан (вощина) шәм ясау буенча мастер-класс узачак. Шул ук вакытта «Модуль» клубында (Комиссар Габишев ур., 14а) истәлекле значок ясарга мөмкин булачак. Тасмалардан брошь ясау буенча мастер-класс «Ника» яшүсмерләр клубында (Восстание ур., 59) үткәреләчәк.
13:00 сәгатьтә «Алтын кул» яшьләр клубында (Гарифьянов ур., 34) акрил буяулар белән авторлык картинасы ясарга мөмкин булачак.
14:00 сәгатьтә мастер-класслар берьюлы ике клубта башлана. «Феникс» клубында (Восстание ур., 38) акрил буяулар белән значок бизәргә, ә «Зазеркалье» клубында (Декабристлар ур., 131) «Макраме» техникасы белән үрү мөмкин булачак.
15:00 сәгатьтә казанлыларга истәлекле значок һәм открытка ясарга тәкъдим итәләр. Моны «Казан» яшүсмерләр клубында (Академик Губкин ур., 8) эшләргә мөмкин.
16:00 сәгатьтә «Кеды» клубында (Серов ур., 17) Георгий тасмасы һәм йолдыз белән бизәлгән кыса (рамка) ясау буенча дәрес булачак.
17:00 сәгатьтә «Лазер» клубында (3-нче Кленовая ур., 23а) өстәл теннисы буенча турнир уздырылачак. «Олимпиец» клубында (Минусинская ур., 1, корп.2) автоматны сүтеп-җыярга өйрәтәчәкләр. «Импульс» яшьләр клубында (Айрат Арсланов ур., 11) тематик брелоклар ясарга тәкъдим ителәчәк.
18:00 сәгатьтә казанлыларны «Свои» клубына (Степан Халтурин ур., 11/10) коллектив бәйрәм плакаты ясауда катнашырга чакыралар. Шул ук вакытта «Юлдаш» яшьләр клубында (Революция ур., 29) каратэ буенча ачык дәрес башлана.
Барлык мастер-классларда һәм чараларда катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.