Премия Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. II Бөтенроссия «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» («Разговоры о важном») премиясе «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләр циклын тормышка ашыруга сизелерлек өлеш керткән иң яхшы инициативаларны һәм практикаларны ачыклау максатыннан уздырыла.
Беренче этапта премиягә укытучылар һәм укучылардан 3 000нән артык гариза кабул ителгән, хәзерге вакытта аларны экспертлар советы бәяли. Чараның икенче этабы кысаларында «Елның иң яхшы әңгәмәсе», «Иң яхшы видеоанонслар алып баручысы», «Партнерлардан иң яхшы дәрес», «Иң яхшы фильм «Первые. Разговоры о важном» номинацияләре буенча тавыш бирү бара.
22 майга кадәр сайтта тиешле категорияне сайлап тавыш бирергә мөмкин. Икенче Бөтенроссия «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» премиясен тапшыру тантанасы 1 июньдә Мәскәүдә Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.