29 апрельдә Мәскәүдәге Җиңү музееның «Поклонка» кинотеатрындагы «Жуков» кинозалында «Җиңү укытучылары» (Учителя Победы) документаль фильмының премьерасы узды.
Фильм гаиләләрендә Бөек Ватан сугышы елларындагы укытучылар белән бәйле тарихларны саклаучы директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре турында сөйли.
Чара Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган.Оештыручы — Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия балалар һәм яшүсмерләр үзәге (Росдетцентр).
4 майдан башлап кинокартина «Смотрим» һәм «Киносферум» онлайн-платформаларында, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы һәм Росдетцентрның социаль челтәрләрендә урнаштырылды.