Мәктәпме яки башка уку йортымы: бала 9 сыйныфтан соң көллияткә керә алмаса, нишләргә?

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар укуларын мәктәптә, көллият яки техникумда дәвам итә ала. Елдан-ел күбрәк укучы урта һөнәри белем бирү йортларын сайлый, шуңа күрә аларда конкурс югары булырга мөмкин һәм барысына да укырга керә алмаска мөмкин. «Татар-информ» тугызынчы сыйныф укучысы көллияткә керә алмаса, нишләргә тиешлеген ачыклады.

Дүрт ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) тапшырган тугызынчы сыйныф укучысы сайланган көллият яки техникумга укырга керә алмаса, иң кулай вариант — мәктәпкә кире кайту. Моның өчен директор исеменә гариза язарга һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатны теркәргә кирәк. Гәрчә, элеккеге мәктәпкә кайту анда буш урыннар булу-булмауга бәйле булачак. Андый очракта башка мәктәпне сайларга мөмкин.

Тагын бер вариант — түләүле мәктәпне сайлау.

Унынчы сыйныфны укып чыкканнан соң, укучы үзе бер ел элек керә алмаган көллияткә кабат кереп карый ала.

Бер ел өйдә генә «утырып торырга» да мөмкин.Әгәр тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы мәктәпкә кайтырга теләмәсә, аңа бер ел өйдә калырга, ә аннары яңадан көллияткә керергә тырыша ала.

Өстәмә кабул итү.

Күп кенә көллият һәм техникумнар төп этап тәмамланганнан соң студентларны өстәмә кабул итү уздыра. Буш урыннар калырга мөмкин, мәсәлән, кемдер кире уйлаган яки документның оригиналын китермәгән булган. Абитуриент төрле көллиятләргә гариза бирә ала. Гаризаны онлайн рәвештә — Дәүләт хезмәтләре сайтында яки көллиятнең электрон почтасына хат итеп җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International