Санкт-Петербургта мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «ДЕТалька-2026» халыкара ярышлары узды

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» («Планета детства») балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командасы «ДЕТалька-2026» робототехника һәм цифрлы технологияләр буенча халыкара ярышларда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Чара 2–3 май көннәрендә Санкт-Петербургта узды һәм «Авыл хуҗалыгында роботлар» темасына багышланды. Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 300дән артык бала, шулай ук Корея һәм Малайзиядән килгән яшь уйлап табучылар катнашты.

Татарстан Республикасын Яр Чаллының 98 нче балалар бакчасыннан 14 бала тәкъдим итте. Алар өч төрле категориядә шәхси исәптә дә, команда составында да көч сынаштылар.

Робототехника укытучысы Ирина Сергеевна Савина һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар бакчасы командасы зур уңышларга иреште — барлык өч команда проекты да җиңүче булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International