30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне. Апас муниципаль районының Иске Әнәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасында әлеге һөнәргә һәм ут белән эш итү кагыйдәләренә багышланган дәрес узды.«Радуга» балалар бакчасы коллективында исә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үттеләр!
Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен район семинары узды. Семинар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү буенча заманча эш ысуллары» темасына багышланды.
Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен региональ семинар-практикум үткәрелде. Анда ата-аналар белән агарту эшен тормышка ашыруның заманча формалары — ата-аналар җыелышларыннан алып онлайн-платформаларга кадәр каралды.
Балык Бистәсе районында ел саен үткәрелә торган «Халыклар дуслыгы — безнең традиция» этнокультур фестивале узды. «Берёзка» балалар бакчасының кызлар коллективы грузиннарның «Ачарули» биюен башкарып, икенче урынны яулады.
Питрәч районы Көек авылындагы «Сказка» балалар бакчасында математик фикерләүне һәм алгоритмизацияне үстерү буенча «Пиктомир» ачык дәресе узды.