«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендәге һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак.
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышлана. Оештыручысы — Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия балалар-яшүсмерләр үзәге.
Белем бирү учреждениеләрендә Җиңү байрагын чыгару белән тантаналы линейкалар үткәреләчәк. Балалар Бөек Ватан сугышы Геройларын бер минутлык тынлык белән искә алачаклар.