Тәтеш кадетлары «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясенә кушылды

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Чараның төп максаты — Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы күрсәткән батырлык турындагы тарихи хәтерне саклау.

Кадетлар берничә көн дәвамында әзерләнделәр Һәм уку йортының тәрәзәләрен тематик рәсемнәр һәм Җиңү символлары белән бизәделәр. Балалар георгий тасмалары, йолдызлар, тынычлык күгәрченнәре, җиңүче солдатлар һәм хәтта һәйкәлләр силуэтлары кебек символларны кулландылар.

Мәктәп автобусының тәрәзәләренә дә әйрәм сүрәтләре төшерелде. Акция солдатларның батырлыгын истә тотарга һәм үз илеңнең тарихын кадерләп сакларга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International