Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенең 8–11 сыйныф укучылары «Безнең Җиңү» («Наша Победа») тарихи онлайн-уенында катнаштылар. Чара Бөек Ватан сугышы елларында фронт һәм тыл бердәмлеге темасына багышланган иде һәм «Җиңү диктанты» халыкара тарихи-агарту патриотик акциясе кысаларында узды.
Уенны оештыручылар: «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты һәм «Безнең Җиңү» оештыру комитеты, шулай ук Президент грантлары фонды ярдәме белән Җиңү музееның Стратегик инициативалар фонды.
Трансляцияләргә төрле илләрдән катнашучылар да кушылды.