Татарстаннан 13 гаилә командасы «Бу безнең гаилә бәйгесе» (Это у нас семейное) конкурсының ярымфиналында катнашачак

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

2026 елның 11 маеннан 14 маена кадәр Уфада «Бу безнең гаилә бәйгесе» (Это у нас семейное) конкурсының округ ярымфиналы узачак. Анда Идел буе федераль округыннан 280нән артык гаиләдән 1 500дән артык кеше катнашачак. Катнашучылар «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектының финалына чыгу өчен көч сынашачак.

Татарстаннан ярымфиналда 13 гаилә командасы катнашачак: 6 команда — Казаннан, 3се Яр Чаллыдан, Яшел Үзән һәм Әгерҗедән — берәр гаилә, шулай ук Норлаттан 2 гаилә.

Конкурсның финалы 2026 елның 5 июленнән 8 июленә кадәр Мәскәүдә узачак. Җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 5 миллион сумлык сертификатлар һәм Россия буенча гаилә белән сәяхәт итү мөмкинлеге алачак. Конкурска нәтиҗәләр 8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International