«Авыл укытучысы» (Земский учитель) программасына гаризалар кабул итү кампаниясенең арадаш нәтиҗәләре ясалды

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов «Авыл укытучысы» (Земский учитель) программасына гаризалар кабул итү кампаниясенең арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы бу башлангыч алтынчы ел инде авылларга һәм кече шәһәрләргә үз эшенә бирелгән укытучыларны җәлеп итә.

Быел катнашу өчен ил буенча 8 меңнән артык укытучы гариза биргән, ә вакансияләрнең планлы күләме 2025 ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.Татарстан Республикасында 2026 елга педагогик хезмәткәрләр өчен 12 вакансия бүлеп бирелгән.

Конкурс кампаниясе берничә этапта узды: 10 гыйнвардан 15 апрельгә кадәр федераль порталда 149 гариза теркәлгән. Экспертлар бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча Россиянең 12 төбәгеннән 25 претендент сайлап алынды. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстан , Чуаш Республикаларыннан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, Кырым Республикасыннан, ХМАОдан, шулай ук Чиләбе, Сарытау, Әстерхан һәм Мәскәү өлкәләреннән укытучылар бар.

7 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенең җиңүчеләрне сайлап алу буенча утырышы булачак.

18 майдан 15 июньгә кадәр җиңүчеләр коллектив белән танышу өчен мәктәпләргә барырга тиеш. 2026 елның 15 августына кадәр хезмәт килешүе төзелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International