Татарстан делегациясе Бөтенроссия физкультура укытучылары съездында катнашачак

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

2026 елның 18 маеннан 22 маена кадәр Тула өлкәсендә Бөтенроссия физкультура укытучылары съезды узачак.

Съезд Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча биргән йөкләмәсе нигезендә үткәрелә.

Чарада илебезнең төрле почмакларыннан 600дән артык шәһәр һәм авыл физкультура укытучысы, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре вәкилләре, олимпия чемпионнары, мәгариф һәм спорт өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International