«Бәхетле тарихлар» (Счастливые истории) хәйрия фонды Россиянең «Знание» җәмгыяте белән берлектә танылган шагыйрь һәм прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев (Мәскәү ш.) белән иҗади очрашу тәкъдим итә.
«УНИКС» мәдәни-спорт комплексының Кече залында узачак бу очрашу хәзерге заман әдәбиятын бәяләүчеләр өчен иң якты вакыйгаларның берсе булачак. Максим Замшев — 200 еллык тарихы булган «Литературная газета»ның баш мөхәррире — Казан укучылары белән беренче тапкыр очрашачак.
Очрашу киң аудиториягә: прозаикларга, шагыйрьләргә, публицистларга, педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына һәм яшь авторларга юнәлтелгән.
Датасы һәм вакыты: 15 май, 13:30.
Үткәрү урыны: «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы, Кече зал (Профессор Нужин ур., 2).
Керү бушлай. Теркәлү сылтама буенча.