«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.
Конкурс төбәк һәм ил икътисадын үстерүгә өлеш кертә алырлык инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар, тикшеренүчеләр, инженерлар һәм яңа материаллар һәм химия, машина төзелеше, биотехнологияләр һәм агросәнәгать комплексы, медицина һәм IT кебек юнәлешләрдә идеяләр һәм технологияләр тәкъдим итүче компанияләр катнаша ала.
Конкурсның «Студентлар стартапы» номинациясендә җиңүчеләр — 300 мең сум, «Технологик компания» номинациясендә 500 мең сум, «Перспектива» һәм «Интеллектуаль милек» категорияләрендә 100 мең сумлык премияләр каралган.
Тулырак мәгълүмат алу һәм катнашу өчен гаризаны 30 сентябрьгә кадәр bestinnovation.ivfrt.ru сайтында калдырырга мөмкин.