2026 елның 9 апреленнән алтынчы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен илебезнең иң яхшы остазларын берләштерә. Катнашырга Россиянең барлык төбәкләреннән мәктәпләрнең гамәлдәге сыйныф җитәкчеләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының төркем кураторлары чакырыла.
Форум 2026 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Мәскәүдә үтәчәк.
Тәрбиянең кыйммәт-мәгънәви нигезләре буенча тестларга яхшылап әзерләнү өчен алдан уку курсы белән танышырга тәкъдим итәбез: vkvideo.ru/playlist/-204936543_38.